16+

Җәяүлеләр кичүендә өч баланы бәрдереп китә, берсе-комада

Мәскәүдә Mazda машинасын йөртүче хатын-кыз көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша үтүче 3 баланы бәрдереп китә.

Мәскәүдә Mazda машинасын йөртүче хатын-кыз көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша үтүче 3 баланы бәрдереп китә.

Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бу вакытта юлны ике өлкән кеше һәм өч бала узган. Һәлакәт вакытында бер бала коляскада утырган. Төп бәрелү балаларга туры килгән.

Зыян күрүчеләргә-4, 5 яшь һәм 9 ай булган. Биш яшьлек баланың баш сөяге сынган, ул комада, аны хастаханәгә вертолетта китергәннәр.
Дүрт яшьлек малайның аяклары сынган, баш сөяге-имгәнгән, баш мие селкенгән. Тугыз айлык бала шундый ук имгәнүләр алган.
Машина йөртүче тәҗрибәсез, таныклыкны әле узган елны гына алган.

Реклама

РИА Новости материаллары буенча.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading