Хабаровскида яшәүче 18 яшьлек егет, үзен журналист дип таныштырып, янгында зыян күргән хатынга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәм дип вәгъдә биргән һәм 600 мең сум акчаны үзләштергән.
Башкаланың абруйлы басмасында эшлим дип алдаган егет журналист эзләнүе оештырырга вәгъдә итә. Корбанын ышандырыр өчен басманың ялган биремен әзерли, аңа ышанган хатын 600 мең сум акча түли.
Хокук саклау органнары әлеге егетнең Мәскәү басмасына бернинди дә катнашы юк икәнен ачыклый, ул акчаны үз кирәк-ярагына туздырган. Аның тагын унга якын шундый җинаять кылганлыгы ачыклана. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Комментарийлар