Ялларда Казанда эссе, әмма яңгырлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 10 июльгә шторм кисәтүе игълан итте, дип яза Казан мэриясе.
Төнлә Татарстан башкаласында явым-төшем көтелми. Алмашынучан болытлы һава, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с ка кадәр, урыны белән 24 м/с кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән кыска вакытлы көчле яңгыр, аерым районнарда яшен булуы көтелә.
Төнлә минималь температура +18-20 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда – +15...+17 градус, көндез максималь температура – 30-32 градус.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белгечләре татарстанлыларны сак булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.
Комментарийлар