16+

Янгын сүндергәндә машинасында янып үлгән...

Мәрхүм Алексейның хатыны, кызы һәм оныклары ятим калган.

Мәрхүм Алексейның хатыны, кызы һәм оныклары ятим калган.

Оренбург өлкәсенең Новосергиевский районындагы Роптанка авылы янында табигый янгын сүндергәндә 46 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу турыда РИА56 сайты хәбәр итте.

Мәрхүм ир-ат Среднеуранск авыл советы башлыгы Михаил Сыврачевның бертуганы була. 

Роптанка авылы янында коры үләнгә ут каба. Бирегә янгын сүндерүчеләр һәм берничә авылдан волонтерлар килә. Һәрберсе үз участогын сүндерә. 

Кызганычка каршы, ирекле дружинаның машина йөртүчесе Алексей Сыврачев һәлак була. Барган килеш аның машинасына ут каба. Алексей чыга алмый, аңа абыйсы булышырга тырыша. Ләкин ялкын аның үзенең машинасына да күчә. Михаил туганын коткара алмый. Ул үзе дә пешеп бетә, хәзер хастаханәдә дәвалана.

Новосергиевский районы башлыгы Александр Лыков хәбәр иткәнчә, ул мәрхүмнең туганнары белән очрашкан. Җирләү эшләрен муниципалитет үз өстенә алган.

Мәрхүм Алексейның хатыны, кызы һәм оныклары ятим калган. 46 яшьлек ир-атны авылдашлар бик хөрмәт иткән. Ул ирекле янгын сүндерүчеләр командасында эшләгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading