Янгын бүген иртән республиканың Арча районы Төбәк-Чокырча авылында чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүенчә, янгын мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән.
Арча районы Төбәк-Чокырча авылы өчен бүгенге иртә хәвефле башланып китә. Тау урамында бүрәнә йорт яна башлаган.
Коткаручылар килеп җиткәндә, янгын йортны тулысынча чолгап алган була. Ут 8.40 сәгатьтә сүндерелгән.![](/images/uploads/ckeditor/png/6018fc5473ac3_image-20210202101636-1.png)
Иртәнге тугызлар тирәсендә янган йортны тикшергәндә, ут сүндерүчеләр ир-атның үле гәүдәсен табып ала. Беренчел фаразлар буенча, бу йорт хуҗасы булырга тиеш. Күршеләре сүзләренчә, утта һәлак булган ир үзе генә яшәгән.![](/images/uploads/ckeditor/png/6018fc73a8191_image-20210202101707-2.png)
Янгын мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән. Фаҗига сәбәпләре билгеләнә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте фотолары
Комментарийлар