"Ашыгыч ярдәм" бригадасы ашыгыч рәвештә бала таптырган.
Яр Чаллының "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре өй шартларында ашыгыч рәвештә бала таптырган. Бала йөклелекнең 36 атнасында туган.
Дөньяга килгән сабый әлеге гаиләдә сигезенче.
Кичә төнлә ашыгыч ярдәм станциясенә ашыгыч чакыру килгән. Фельдшерлар Динә Сәлахетдинова һәм Лилия Шакирова тулгаклары башланган хатынны хастаханәгә алып барып өлгермиячәкләрен аңлый, өй шартларында бала таптырырга булалар. 20 минуттан соң 2500 авырлыктагы кыз дөньяга килгән.
Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, ана белән баланы КДМЦ Перинаталь үзәгенә китергәннәр. Ашыгыч ярдәм бригадасына өй шартларында елына 3-9 тапкыр бала таптырырга туры килә икән.
Фото: https://chelny-izvest.ru
Комментарийлар