Ул Мирный бистәсендә урнашкан.
Яшел Үзән районының Мирный бистәсендә юлбарыс сыны пәйда булды. Аның озынлыгы тугыз метр, ә биеклеге 3,5 метр, дип хәбәр итә Яшел Үзән районының матбугат хезмәтендә.
Фигура янында балалар өчен кар тавы ясап куйганнар, шулай ук биредә кызгылт-сары-кара фонда "Яңа ел 2022" дип язылган.
Яшел Үзән өчен ел символы булган кар сыннары ясап кую матур гадәткә әйләнгән. Былтыр бу урында үгез сыны булган.![В Зеленодольском районе появилась девятиметровая фигура тигра](https://tatarstan24.tv/resize/shd/images/uploads/news/2022/1/2/d99fb9a1315429642abb0d869c5054fd.jpg)
Комментарийлар