16+

Яшел Үзән районында водолазлар югалган ир-атны эзли

Татарстанның Яшел Үзән районында водолазлар югалган ир-атны эзлиләр, аның көймәсен буш килеш тапканнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстанның Яшел Үзән районында водолазлар югалган ир-атны эзлиләр, аның көймәсен буш килеш тапканнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

«2021 елның 24 маенда 17.06 сәгатьтә Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистә янында Олы Яшел Үзән утравында 1947 елгы ир-ат югалган, дип хәбәр ителә. Эчке эшләр министрлыгының полиция хезмәткәрләре һәм кинологлары ир шунда батып үлгән, дип шикләнәләр", - диелә хәбәрдә. Урынга ГИМС инспекторлары һәм коткаручылар килгән. Килеп чыккан хәлнең шартлары билгеләнә. 25 майда иртән Казан водолазлары эзләү эшләренә керешкән.

Фото: https://vk.com/mchs.tatarstan

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading