Республикада яшенле яңгырлар көтелә
Һава торышы янә үзгәрә. Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, бүген республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак. Кайбер районнарда исә яшен булыр һәм боз явар дип тә көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлектә булачак, кичкә исә җил тагын да көчәер дип фаразлана. Көндез һава температурасы 26-31 градус булачак.
Комментарийлар