16+

Йөртүчеләрнең берсе машина астында калып һәлак булган

Тукай районында өч "КАМАЗ" бәрелешкән.

Тукай районында өч "КАМАЗ" бәрелешкән.

4 февральдә 20:35 сәгатьтә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының 17 километрында өч «КАМАЗ» бәрелешкән.  
Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк автомобиле йөртүчесе, Чаллы шәһәре ягыннан хәрәкәт иткән вакытта, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайлап алмаган. Җитмәсә, юл-һава торышы шартларын (юеш асфальт) хәлиткеч роль уйнаган.
 Йөк автомобиленең йөртүчесе бермәлне тормозга баса башлый, ә аның ярымприцебы (трал) каршы як полосага чыгып китә. Бу вакытта каршыдан ярымприцеплы тагын ике КАМАЗ хәрәкәт итә була.
 Нәтиҗәдә, өч автомобиль бәрелешкән, шуннан соң "КАМАЗ"ның берсе икенче як полосага чыгып китә һәм кюветка ава. Биредә аның кабинасы ярымприцеп астында кысылып кала. Әлеге йөк машинасы йөртүчесе Алабугада яшәүче 40 яшьлек ир алган җәрәхәтләрдән каза урынында вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading