16+

ЮХИДИ шәһәрдә рөхсәт ителгән тизлекне киметү тәкъдимен хуплады

Россия Дәүләт автоинспекциясе шәһәр урамнарында тизлекне рөхсәт ителгән 60 км/сәг тән 30 км/сәг кә кадәр киметү инициативасын хуплый, әмма моны һәр урам өчен аерым һәм нигезләнгән рәвештә эшләргә кирәк булуын искәртә.

Россия Дәүләт автоинспекциясе шәһәр урамнарында тизлекне рөхсәт ителгән 60 км/сәг тән 30 км/сәг кә кадәр киметү инициативасын хуплый, әмма моны һәр урам өчен аерым һәм нигезләнгән рәвештә эшләргә кирәк булуын искәртә.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге башлыгы Дмитрий Митрошинга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Гомуми карашлар буенча, тизлек түбәнрәк булган саен, үлем-китем очраклары да кими. Бу логика буенча карасаң, һәлакәттә үлүчеләр булмасын өчен, юл хәрәкәтен бөтенләй тыярга кирәк, әмма, абсурдка җиткерергә кирәкми. Шуңа күрә тизлекне 30 км/сәгатькә кадәр киметүне объектив нигезләсәк — була. Әмма барысы да штраф түләнми торган чик күрсәткечкә кайтып кала: 30 км/сәг дибез, ә башта 50 км/сәг», — ди Митрошин.

Митрошин тизлекне киметү буенча вәкаләтләрнең башкарма хакимият органнарында булуын, ЮХИДИнең тикшерү белән генә шөгыльләнүен билгеләп үтте.

«Чикләүләр нигезләнгән булырга тиеш. Тизйөрешле магистральдә сәгатенә 130 чакрымнан 30 билгесенә кадәр киметсәк, аны беркем дә үтәмәс. Һәр ситуацияне аерым карарга кирәк. Урам-юл челтәрләренә масштаблы ревизия ясарга кирәк», — дип сөйләде Митрошин.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading