16+

Yummy Music лейблы музыкаль бәйге игълан итте

Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйгедә катнашырга чакыра. Фестиваль бу елның 26 апрелендә узачак. 

Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйгедә катнашырга чакыра. Фестиваль бу елның 26 апрелендә узачак. 

Музыкаль бәйгедә автор-башкаручылар катнаша ала. Моның өчен бары тик үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны — чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар шулай ук бәйгедә катнашмый.

Бәйгедә катнашу тәртибе:
1.    Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга: https://forms.gle/3tDCCqs5GuR3mhw79 
2.    «Мин татарча сөйләшәм!» фестиваленең ВКонтактедагы рәсми төркеменә кереп, бәйге турындагы постны (https://vk.com/wall-1431363_6383) үз сәхифәңә репост ясарга.

Гаризалар 7 апрельгә кадәр кабул ителә. 
8-15 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» ВКонтактедагы төркемендә (https://vk.com/mintatsoy) иң яхшы башкаручыга тавыш бирү узачак. Ә инде 3 җиңүче 26 апрель Бауман урамында чыгыш ясарга чакырылачак.

Тагын бер шәп яңалык: җиңүчеләр үз чыгышларын безнең кураторалар — заманча төркемнәр белән бергә әзерлиячәк. Алар бер атна дәвамында бергә аранжировка өстендә эшләячәк һәм репетицияләргә йөриячәк. Быелгы фестивальнең кураторлары — Gauga, ОММАЖ һәм Shanu төркемнәре. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading