16+

Юрий Шатуновның соңгы минутлары турында билгеле булды

«Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатуновның соңгы минутлары турында билгеле булды. Бу хакта «112»телеграм-каналы яза.

«Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатуновның соңгы минутлары турында билгеле булды. Бу хакта «112»телеграм-каналы яза.

Канал хәбәр итүенчә, хастаханәгә китереп җиткәнче җырчы аңында булган. 23: 45тә дуслары аны Домодедово астындагы клиникага алып килә, биредә артист йөрәге авыртуга зарлана. Медучреждениедә аңа беренче ярдәм күрсәтелсә дә, Шатуновның хәле кискен рәвештә начарлана башлый.

Табиблар реанимация бригадасын чакырталар. Ашыгыч ярдәм Шатуновны Домодедово хастаханәсенә илтә. 00: 20 сәгатьтә аны кабул итү бүлегенә алып киләләр, шул вакытта аның йөрәге тибүдән туктый. Табибларның барлык тырышлыгына карамастан, аны коткарып кала алмаганнар.

Исегезгә төшерәбез, җырчыга 48 яшь иде. Аның үлеменең сәбәбе-киң инфаркт.
Шул ук темага: Юрий Шатунов вафат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading