16+

"Үзегез табыгыз мине": Чаллы коткаручылары койма астында кысылып калган балыкчыны азат иткәннәр

Яр Чаллыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре койма астында кысылып калган кешене азат иткән.

Яр Чаллыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре койма астында кысылып калган кешене азат иткән.

Төнлә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ир кеше үзен эзләүләрен таләп иткән. Коткаручылар 23.20 сәгатьтә бәлагә тарган ирне эзләргә чыкканнар.

Реклама

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, мөрәҗәгать итүче балык тотарга киткән һәм Кама күперендәге койма аша узарга булган һәм шунда кысылып калган. Ир-ат телефон аша бик нык туңуы һәм аңа табиблар ярдәме кирәк булуы турында хәбәр иткән, әмма үзенең кайсы урында икәнен аңлатып бирә алмаган. Коткаручыларга ул  "үзегез мине табыгыз" дип әйткән. Коткаручылар койма астында кысылып калган 39 яшьлек балыкчыны тапканнар. Бу ирне гидравлик авария-коткару җиһазы ярдәмендә азат иткәннәр. Табибларның ярдәме кирәк булмаган. "Медицина ярдәменнән ул баш тарткан һәм, гомумән, шул вакыт эчендә ир телефон аша дуслары белән аралашудан туктамаган, гомумән, үзен иркен тоткан", - дип сөйләделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading