"Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үзмәшгульләрне субсидияләү программасын финанслау күләмен ике тапкыр - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр арттырды. ТР
икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, бүлеп бирелгән акчалар үзмәшгульләр эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Алынган субсидияне продукция җитештерү яки хезмәт күрсәтү, җиһазлар һәм техника алу өчен кирәк булган чыгым материалларын сатып алуга, яки уку өчен, модернизацияләүгә, техник ярдәм күрсәтүгә, интернет-сайтларны эшләтеп җибәрүгә тотарга мөмкин.
Үзмәшгульгә субсидия алу өчен РФ гражданы булырга, шәхси эшмәкәр булып тормаска һәм "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы гражданнар статусында эшчәнлек алып бару вакыты өчен 3 мең сумнан да ким булмаган күләмдә республика бюджетына салым түләргә кирәк. Түләү өчен гариза бирүченең һөнәри кеременә салым түләү буенча бурычы булмаска тиеш.
Комментарийлар