Килеп чыккан каза буенча "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Скопировать ссылку
Килеп чыккан каза буенча "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы Зөя утрау-шәһәрчегендә 14 март көнне Май чабу чарасы вакытында кыз баланы бәрдереп киткән кар мотоциклы (снегоход) йөртүчесеннән сорау алу видеосын бастырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Язмада күрсәтелгәнчә, ир-ат снегоходны хуҗасыннан рөхсәт сорамыйча алуын һәм Зөягә мунчага баруы турында сөйли. Дусты аңа кибеткә керергә кушкан. Кибет янәшәсендә кар мотоциклы йөртүчесе янына бер кыз белән бер егет килеп, тиешле урынга алып баруын сорыйлар. Ул риза булган.
Ирнең әйтүенә караганда, юлында кыз баланың булуын күрмәгән, снегоходны туктатырга тырышкан, тик өлгерә алмаган.
Комментарийлар