- Гади генә итеп әйткәндә, акчалары аз булган кешеләр генә берьюлы бөтен акчаны ала аламы? 1 июльдән нәрсә үзгәрде?
- Түләү вариантын билгеләү өчен критерий буларак пенсионерлар өчен яшәү минимумы кулланыла башлады, ул бүгенге көндә 13 290 сум тәшкил итә. Әгәр тупланма пенсия күләме айлык түләү очрагында бу сумманың 10% тан да кимрәк булса, барлык акчалар берьюлы түләнәчәк. Әгәр тупланма пенсия яшәү минимумының 10 процентын яки аннан да күбрәкне тәшкил итсә, ай саен түләү билгеләнәчәк. Бу конкрет мисалда шулай. Әйтик, гражданның шәхси счетында 100 мең сум пенсия тупланмасы бар ди. Бу сумманы түләүнең көтелгән чорына – 264 айга бүлеп, аена 390 сум алабыз. Бу сумма пенсионерның яшәү минимумының 10% тан да кимрәк – 1329 сум, шуңа күрә гражданның гаризасы буенча барлык акчаны берьюлы түләргә мөмкин.
Әгәр айлык тупланма пенсия 1329 сумга тигез булса, ә тупланмаларның гомуми күләме 350 856 сум һәм аннан да күбрәк булса, кеше тупланма пенсияне бер тапкыр гына ала алмый, ә аны ай саен иминият пенсиясе белән бергә алачак. Бу яңа тәртипнең уңайлылыгы.
- Кеше үлеп китсә, тупланма пенсияне аның варислары тулысынча ала аламы?
- Әйе, пенсия тупланмаларының хокукый варисы булып гражданның исән чагында бирелгән пенсия тупланмалары акчаларын бүлү турындагы гаризада күрсәтелгән затлар тора. Әгәр мондый гариза булмаса, канун буенча туганнары хокуклы рәвештә варисы булып санала. Беренче чиратта бу балалар, ир белән хатын, ата – аналар, икетуганнар. Алар социаль фондка туганлыкны раслаучы документлар белән мөмкин булган тупланмалар турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә ала, ә пенсия тупланмаларын түләү өчен иминиятләштерелгән кешенең үлеменнән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Түләүне билгеләүне сораган гариза дәүләт хезмәтләре порталы, Россия Социаль Фондының клиентлар хезмәтенә яки дәүләти булмаган пенсия фондына бирелә.
- Әгәр туганнары пенсияне мирас итеп алу хокукы турында ярты елдан соң белсәләр?
- Ярты елдан артык вакыт узса, срокны суд тәртибендә кире кайтарырга тырышырга мөмкин. Бу тәртип, хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган иминиятләштерелгән затларның хокукый варисларыннан тыш, барысы өчен дә гамәлдә, алар өчен пенсия тупланмаларын түләү өчен мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән.
- Кемнеңдер пенсиясенең тупланма өлеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында саклана. Бер фондтан икенчесенә акча югалтмыйча күчереп буламы?
- Пенсиясе тупланган һәркем иминиятчене сайлый ала. Әмма бер фондтан икенчесенә күчергәндә, шуны истә тотарга кирәк: инвестиция керемен югалтмыйча, моны биш елга бер тапкырдан да ешрак эшләп булмый. Югыйсә, тупланган процентлар (инвестиция кереме) фондта калачак. Шуңа күрә, башка иминиятчегә күчәргә карар иткәнче, гариза бирү датасын төгәлләргә һәм барлык куркыныч моментларны карап чыгарга кирәк. Мәсәлән, әгәр башка дәүләти булмаган пенсия фондына (яки идарәче компаниягә) гариза 2023 елда бирелгән булса, инвестиция керемен югалтмыйча пенсия тупланмалары 2028 елның беренче кварталында гына башка фондка күчереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
1956
0
0