16+

1 миллион сум акчасы булган кеше салым органына хәбәр итәргә тиеш?!

1 миллион сумнан артык акча саклап ятучы гражданнар салым хезмәткәрләренә хәбәр итәргә тиеш. Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман шундый эчтәлектәге закон проектын әзерләгән.

1 миллион сумнан артык акча саклап ятучы гражданнар салым хезмәткәрләренә хәбәр итәргә тиеш. Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман шундый эчтәлектәге закон проектын әзерләгән.

Әле тагын акчаларның килеп чыгышын да аңлатырга кирәк була. Югыйсә, шул рәвешле саклана торган акчаның суммасыннан ике тапкырга артыграк конфискация һәм штраф каралган. Чикләү сумнарга да, валюталарга да кагыла. 
Аңлатма язуында автор дәлилләр китерә, аныңча гражданнар үз акчаларын, кем әйтмешли, "матрас астында" бик сирәк саклый. Мөгаен, бу "икътисадның күләгәдәге яки хәтта "кара" секторындагы эшчәнлек нәтиҗәсе" дигән фикердә ул. Шуңа бәйле рәвештә контроль кертергә кирәк, дип саный.
Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, бер миллион сумы барлыкка килгән көннән соң, салым инспекциясенә хәбәр итү өчен, кешенең бер атна вакыты булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading