16+

1 ноябрьдән балаларга пособиеләр рәсмиләштерү гадиләштерелде

Кирәкле мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон багланышлар системасы аша алачак.

Кирәкле мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон багланышлар системасы аша алачак.

Бүгенге көннән Россиядә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе үз көченә керде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле боерыкны июль азагында имзалады.

«Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырырга туры килмәячәк», — дип хәбәр ителде Министрлар Кабинеты сайтында.

Кирәкле мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон багланышлар системасы аша алачак.

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр Россия Президенты Указы белән 2020 ел башыннан гамәлгә кертелгән иде, гаиләләр балалар өчен 1 июньнән төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил иткән түләүләр ала башлады.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading