16+

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланачак

Өстәмә мобилизация үткәрелмәячәк.

Өстәмә мобилизация үткәрелмәячәк.

Россиядә 1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Цимлянский аңлатуынча, өстәмә мобилизация үткәрү планлаштырылмый.

Спикер сүзләренчә, чакырылыш Россиянең барлык шәһәрләрендә дә үткәреләчәк. Ерак Төньякның кайбер районнарыннан һәм Төньякка якын урыннарда егетләрне 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр чакыра башлаячаклар.

Элеккечә, хәрби хезмәткә чакырылучылар бер ел хезмәт итәчәк. Чакыру буенча хезмәт итү вакыты, элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк, дип өстәде контр-адмирал.

Мобилизациягә килгәндә, Цимлянский билгеләп үткәнчә, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче контрактчылар һәм волонтерлар җитәрлек. "Аларның саны көннән-көн артып бара", дип өстәде хәрби.

Срочникларны Россия территориясендәге берләшмәләргә һәм хәрби частьләргә хезмәт итәргә җибәрәчәкләр, әмма ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре бу исемлеккә керми.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading