16+

1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа дәреслекләр буенча тарих укыта башлаячаклар

1 сентябрьдән Россия укучылары яңа тарих дәреслекләре буенча белем ала башлаячак.

1 сентябрьдән Россия укучылары яңа тарих дәреслекләре буенча белем ала башлаячак.

1 сентябрьдән илнең барлык төбәкләрендә укучылар яңа тарих дәреслекләре буенча белем ала башларга тиеш. Бүгенге көндә 10-11 сыйныф укучылары өчен тарих дәреслекләре әзер. Аларда илдәге хәзерге сәяси вәзгыятькә багышланган иң актуаль материаллар, шул исәптән махсус хәрби операция сәбәпләре һәм Россия составына яңа төбәкләрнең керүе, шулай ук хәрби операция барышында каһарманлык күрсәткән Россия Геройлары тарихы турында бүлек бар.

5-9 сыйныф укучылары өчен яңа тарих дәреслекләре 2024 елның 1 сентябренә әзер булачак. Бу хакта ил Президенты ярдәмчесе Владимир Мединскийга сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Басмаларда шулай ук 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар, шулай ук 1970, 1980, 1990 һәм 2000 еллар турында эшкәртелгән бүлекләр булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading