16+

10 көн эчендә автоинспекторлар Казанда мең ярым шоферны тоткан

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе белдергәнчә, 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Казанда «Иминлек каешы» профилактик рейды узды.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе белдергәнчә, 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Казанда «Иминлек каешы» профилактик рейды узды.

Әлеге чара кысаларында иминлек каешын эләктермәгән шоферлар һәм пассажирлар гына түгел, балаларын махсус утыргычтан башка йөртүчеләр дә контрольгә алынган. 10 көн эчендә ике меңнән артык хокук бозу ачыкланган.

1500 дән артык хокук бозу нәкъ менә машина йөртүче яки пассажирның иминлек каешын эләктермәве белән бәйле. Тагын 600гә якыны-башка хокук бозулар.

Куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25% ка киметә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading