16+

10 никахның 7се таркала: Россиядә аерылышулар саны кискен арткан

360 мең никах, 318 мең аерылышу.

360 мең никах, 318 мең аерылышу.

Елның беренче яртысында Россия ЗАГСлары статистикасы әнә шундый саннар китерә. Димәк, элегрәк ун никахның уртача алтысы-җидесе таркалган булса, быел ул сигездән артык. Дөньяда да без лидерлар арасында. Forbes мәгълүматларына караганда, Россия аерылышулар ешлыгы буенча барлык илләр арасында өченче урында тора. елына 1000 кешегә 3,9 аерылышу туры килә. Бездән алдарак – Казахстан (4,6) һәм Мальдива (5,52) бара.

"Европаның күп кенә илләрендә кешеләр еш кына гаилә төземи, шуңа күрә нидер таркалыр өчен берни дә юк диярлек. Ә менә Россия һәм АКШ традиция буенча дистә еллар дәвамында аерылышулар буенча лидерлар рәтендә. Әйе, Россиядә аерылышулар һәм никахлар нисбәте хәзер элеккегә караганда начаррак", - ди демограф Владимир Тимаков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading