16+

10 шәһәр татарча диктант язачак

29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе уза.

29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе уза.

"Татарча диктант" Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иҗау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар) белән Кыргызстан (Бишкәк) шәһәрләрендә оештырыла.
Акция сәгать 11:00 дә башлана. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" әсәреннән өзек язачак. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм билгеле алып баручылар укый.

Казанда "Татарча диктант" Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак (Татарстан ур., 2, 3 этаж, актлар залы). Диктант текстын Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша укый.

Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. Моның өчен diktant.tatar сылтамасы аша теркәлергә кирәк.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading