16+

10 сыйныф укучысы Президент булган

Казанның 19нчы гимназиясенең X “Б” сыйныф укучысы Әмил Нуруллин бүгенге көнен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үткәрде. Ул республика җитәкчесенә шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү буенча үз фикерләрен туплап хат язган булган.

Хатка җавап итеп, Президент аны бер көн үзенә ярдәмче буларак эшкә чакырган. Әмил атна саен Президент каршында үткәрелә торган аппарат киңәшмәсендә катнашты. Рөстәм Миңнеханов бик теләп кулдашын министрлык, ведомство җитәкчеләренә таныштырды. Соңыннан алар Түбән Камадагы “ТАНЕКО” нефть эшкәртүче комплекс төзелешен күзәтте. Әмил Президент ярдәмчесе буларак, капиталь ремонттан соң Әлмәтнең 3нче шәһәр хастаханәсе эшчәнлеге белән дә танышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading