Тагын ике бала хәзер хастаханәдә.
Башкортстанның Бүздәк районында котычкыч янгын ике гомерне өзгән. Янгын турындагы хәбәр коткаручыларга 24 июль иртәсендә килеп ирешә.
Фаразлар буенча, янгын урамдагы мичтән чыккан һәм каралты-кураларга, соңрак өйгә капкан. Янгынны сүндергәннән соң күмер өеме астында 10 яшьлек кыз бала һәм 37 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапканнар. 14 яшьлек егет һәм 2 яшьлек кыз исән калган. Алар хәзер хастаханәдә. Үсмернең хәле әлегә авыр, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар