16+

100 хатын-кызны үтергән маньякның эзенә төшкәннәр

1957 елгы Валерий Андреевның сигез хатын-кызның югалуында катнашы бар. Әмма тикшерүчеләр аны 100 хатын-кызны үтерүдә шикләнә.

1957 елгы Валерий Андреевның сигез хатын-кызның югалуында катнашы бар. Әмма тикшерүчеләр аны 100 хатын-кызны үтерүдә шикләнә.

Коточкыч җинаятьләрне ул 2006-2013 еллар аралыгында эшләгән. Маньякны Красноярскида җирле халык күреп алган, дип яза Лента. Андреев гаиләсе белән Орскида яшәгән. Зарарлы гадәтләргә ия булмаган, конфликтка керми торган, ике бала атасы, үрнәк ир буларак характерлана ул. Җинаять җаваплылыгына тартылмаган. 15 ел йөк машинасын йөрткән. Өч тапкыр гына тизлекне арттыруда гаепләнгән. Психоневрология һәм наркология диспансерларында исәптә тормаган. Күршеләре һәм танышлары да аны уңай яктан бәяли.

Андреевны 2012 елның җәендә бер тоткарлаган булганнар. Шаһитлар аның машинасына югалган кызның утырганын күреп калуларын сөйли. Аны сораштыралар һәм җибәрәләр, шуннан ул югалып тора. Хәзерге вакытта Андреев иң куркыныч җинаятьче булып тора. Оренбург өлкәсе губернаторы маньяктурындагы мәгълүмат өчен 500 мең сум вәгъдә иткән. Росия Эчке эшләр министрлыгы исә бер миллион бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading