16+

Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын фаразлады

Апрельнең беренче көннәре нинди булачак?

Апрельнең беренче көннәре нинди булачак?

Татарстан Гидрометүзәге мартның соңгы көннәренә һәм апрель башына үзенең фаразларын бирде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, атна дәвамында республикада һава торышы тамырдан үзгәрәчәк.

Әйтик, сишәмбе көнне, 30 мартта төнлә термометр баганасы -4.-9 градус, түбән урнашкан районнарда -15 градус күрсәтәчәк, көндез +5..+10 градуска кадәр җылытачак. Чәршәмбе көнне көндез һәм кич белән яңгыр һәм юеш кар явачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -2..-7 градус, көндез +3... +8 булуы көтелә.

Апрельнең беренче көннәрендә Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана, яңгыр явачак, урыны белән төнлә юеш кар булачак, көчле җил сакланачак. Алдан бирелгән фаразлар буенча шимбә көнне тагын яңгыр явачак, төнлә һава температурасы -3 тән алып +2гә кадәр, көндез +5... +10ка чаклы җылытачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading