Яңа ел җитеп күп вакыт узмады, көрәш буенча ярышлар башланып китәчәк.
Бу атнада Казанның "Тулпар" спорткомплексында 17-18 яшьлек егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призларына көрәш бәйгесе, республика беренчелеге узачак. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, ярышларның приз фонды да билгеле. 1нче урынны яулаган көрәшчеләргә - 12000, 2нче урында калучыларга - 10000, 3 урынны яулаучыларга 7000шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Ә тагын бер атнадан шул ук спорт залында "Сабантуй" газетасы призларына иң яшь көрәшчеләр бил алышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар