20 декабрь көнне Казанның Яңа Савин районының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар
Восстание урамы һәм Ибраһимов проспектына казанлыларның гаризалары буенча автоцистерналар чыгачак.
20-нче декабрь көнне тәүлек буена диярлек Казанның Яңа Савин районының берничә йортында су булмаячак. Бу ике суүткәргечне тоташтыру эшләрен башкару белән бәйле.
20-нче декабрь көнне 9:00 сәгатьтән 21-нче декабрь 6:00 сәгатьткә кадәр Восстание урамы, 26, 28, 32, 32а (балалар бакчасы); Ибраһимов проспекты, 20, 22, 24, 25, 29 адреслары буенча су бирү туктатылачак.
Су белән автоцистерналар җирле халыктан килгән гаризалар нигезендә киләчәк, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Моның өчен +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар