Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Андрей Кузьминга биргән интервьюда бәян итүенчә, 2019 елда Татарстанда опека органнары РФ Гаилә кодексының 77 маддәсе нигезендә 38 баланы гаиләсеннән алган.
“Узган ел нәтиҗәләре буенча 38 бала гаиләсеннән алынды. 2018 елда алар якынча 60 бала иде. Бу РФ Гаилә кодексының 77 маддәсенә нигезләнеп эшләнелә”, — ди Гүзәл Удачина.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балаларны гаиләләрдән алу практикасын анализлау буенча ведомствоара эшче төркем оештырылган. Ул квартал саен Татарстанда балаларны ата-анасыннан алу белән бәйле вәзгыятьне күзәтә.
“Һәр районга чыкканда, без соңгы өч елда нинди сәбәпләр һәм нинди шартларда күпме бала гаиләдән алынуын анализлыйбыз”, — ди белгеч.
Комментарийлар