Бу хакта профильле министрлык хәбәр итте.
2022 елда БДИ офлайн режимында узачак, дип хәбәр итә профильле министрлыкның матбугат хезмәте.
БДИ киләсе елда 26 майдан 2 июльгә кадәр уздырылачак. Имтиханны алдан тапшырырга теләүчеләр өчен 21 марттан 18 апрельгә кадәр вакыт биреләчәк. Эпидемиологик вәзгыять катлауланган очракта, расписаниегә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар