16+

2024 елда отпускны кайчан алу отышлы?

Киләсе елда отпускны июльдә, августта яки октябрьдә алу отышлырак.

Киләсе елда отпускны июльдә, августта яки октябрьдә алу отышлырак.

Яңа 2024 ел кәбисә елы булачак, шуңа күрә җитештерү календаре буенча безне 248 эш көне һәм 118 эш көне булмагшан көннәр көтә, дип хәбәр итә KP.RU.. Юрист Татьяна Нечаева искәртеп узганча, отпуск акчасының күләме эш һәм эш көне булмаган көннәр арасындагы нисбәттән тора: беренчеләре күбрәк һәм икенчеләре азрак булган саен, акчаны шуның кадәр күбрәк алачаксыз. Шулай итеп, әгәр дә сез биш көнлек эш атнасында эшләсәгез, ял өчен иң отышлы айлар – июль (23 эш көне), август (22 эш көне) яки октябрь (23 эш көне).

Әгәр дә сез озаграк ял итәргә ниятлисез, ә отпуск түләүләре суммасы мөһим түгел икән, ял көннәрен бәйрәмнәргә кушу яхшырак, дип саный эксперт. Бу очракта гыйнвар һәм май айлары отышлы. Шулай ук эксперт, әгәр компаниядә даими премияләр булса, ялга аларны алганнан соң китү яхшырак, дип ассызыклый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading