16+

2024 елда пенсионерлар нәрсә өчен түләмәскә мөмкин

Юрист Виноградов: «Пенсионерларның милеккә салым буенча ташламалары бар».

Юрист Виноградов: «Пенсионерларның милеккә салым буенча ташламалары бар».

Гамәлдәге кануннар нигезендә, Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар берничә салым ташламасы ала, дип сөйләгән "Прайм" агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов.

Беренчедән, бу милеккә салымга кагыла. Пенсионерларга бу салымны бер фатир, дача участогы, хуҗалык төзелеше (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен түләмәскә мөмкин.

— Димәк, пенсионер яки пенсия алды яшендәге гражданның бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса, ул милеккә салым түләми, - дип билгеләп үткән белгеч. Әгәр милкендә, мәсәлән, ике фатир булса, бер фатир өчен салым түләргә кирәк. Кайсысы өчен салым түләүче үзе билгели. Яисә аның өчен салым хезмәте моны үзе билгели.

Транспорт салымын түләү буенча ташлама төбәк характерында кагыйдә буларак, пенсионерларга ташлама бирелә яки кайбер очракларда аны түләүдән бөтенләй азат ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Налогтан азат итсеннэр өчен кая мөрэжэгэт итэргэ районнарда налоговыйларны яптылар бит

    Мөһим

    loading