16+

2024 елда Татарстанда авыл территорияләрендә торак кыйммәтләнә

2024 елда Татарстанда авыл территорияләрендә торак кыйммәтләнә. Тиешле карарга премьер-министр Алексей Песошин кул куйган.

2024 елда Татарстанда авыл территорияләрендә торак кыйммәтләнә. Тиешле карарга премьер-министр Алексей Песошин кул куйган.

Әйтик, гомуми торак мәйданының 1 кв. метр бәясе 1,6 мең сумга артачак. Ул 31,8 мең сумга җитәчәк. Мондый күрсәткеч Татарстанда авыл территорияләрендә яшәүче Россия гражданнары өчен торак шартларын яхшыртуга бәйле социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен кулланыла.

Агымдагы елда авылдагы торакларының бер «квадрат»ның бәясе 30,2 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткечне куллану авыл җирлегендә торак төзү яки сатып алу өчен субсидияләр күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Сүз әлеге чараларны Россия Федерациясендә «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында кертү турында бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading