Үзен «ак шаман Коля» дип атаучы шаман Николай Талеев киләсе елга фаразларын «MK.ru» сайты журналисты белән уртаклашкан.
- Киләсе елда безне Яшел аждаһа елы көтә. Аны тыныч, тотрыклы, диләр. Шул ук вакытта, киләсе ел - кәбисә елы. 2024 елдан безгә нәрсә көтәргә соң?
- Бу елны су һәм җир билгеләре астында туучыларның проблемалары хәл ителәчәк. Җир билгесе астында туганнар өчен уңыш җыю елы. Ә һава билгесе астында туганнар еш күчеп йөрер. Ут билгесе астында туганнарның ниятләре яхшы булган очракта, аларга уңыш елмаер. Ут билгесе астында туганнар киләсе елда тынычрак булачак һәм кешеләргә, хәзер китергән кадәр борчу-хәсрәт китермәячәк.
- Ә Россияне 2024 елда нәрсә көт&. Башлыча, әлбәттә, МХО белән нәрсә булачагы кызыксындыра.
- МХО темасы киләсе елда да дәвам итәчәк. Әмма аңа күп кешеләрнең карашы үзгәрәчәк. Тыныч диалог темасы актуальләнәчәк. Кешеләрнең күпчелеге шуңа омтылачак.
- Россия икътисады белән нәрсә булачак? Безне берәр нинди яхшы яңалык көтәме?
- Россиядә сәнәгать үсәчәк. Советлар чорыннан ук искә алмаган заводлар эшли башлаячак. Һәм бу кешеләрне сөендерәчәк. Россия үз канатларын җәячәк дияргә була. Бу авиация һәм космик программалар үсешенә генә кагылмый. Диңгез юлларына да кагыла. Бу күрше илләр белән товар әйләнешен арттырачак.
(МK.ru сайтыннан кыскартылып алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар