Россия Хөкүмәте киләсе елга ял һәм бәйрәмнәр графигын раслады.
Россия Хөкүмәте 2024 елга ял һәм бәйрәмнәр графигын раслады. Аның нигезендә, быел Яңа ел каникуллары 30 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Февраль аенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 23, 24, 25 февраль көннәрендә ял көтелә.
8 мартта да өч көн бәйрәм итәчәкбез: 8-10 март көннәре ял дип игълан ителә.
27 апрель, шимбә булуга карамастан, ватандашларыбыз 29 апрель көне өчен эшләячәк. 2 ноябрь ялы 30 апрельгә күчергәнлектән, 1 май бәйрәме уңаеннан 4 көн эшкә барасы булмый (28 апрель - 1 май).
Җиңү көнен дә 4 көн бәйрәм итәчәкбез. Календарьда киләсе елда 9-12 май "кызыл" белән бирелә. Сәбәбе - 6 гыйнварның ялы 10 майга күчерелү белән бәйле.
Июньдә бәйрәмнәр азрак. Россия көне уңаеннан гына 12 июнь ял булачак.
Ноябрьдә 3,4 числоларда эшкә барасы булмый.
Ел азагында ил халкын 6 көннең эш атнасы көтә. 28 декабрь - шимбәне 30 ына күчерәләр. Ә 31 декабрьгә 7 гыйнвар ялы күчә. Димәк, 2024 елда Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә үк башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар