Дәүләт Думасына кертелгән Социаль фонд бюджеты проектында билгеләп үтелгәнчә, 2025 елда пенсияләрне индексацияләү ике тапкыр уздырылачак – 1 февральдән 4,5 процентка һәм 1 апрельдән 2,2 процентка.
Шул рәвешле, гомуми өстәмә 6,7 процент тәшкил итәчәк. 2026 елда шулай ук икеләтә индексация көтелә – 1 февральдән 4 процентка һәм 1 апрельдән – 2,3 процентка. Тулаем алганда, эшләмәүче алучыларның пенсияләре 6,3 процентка артачак. Шул ук вакытта бу беренчел исәпләүләр, индексациянең ахыргы суммалары тиешенчә 2024 һәм 2025 еллар ахырында расланачак.
Бер пенсия коэффициенты күпме торачак?
Бер пенсия коэффициенты (балл) бәясе 2024 елда 1 гыйнвардан 133,05 сум тәшкил итәчәк. 2025 елда ул 1 февральдән – 139,04 сумга, ә 1 апрельдән 142,10 сумга кадәр үсәргә тиеш. 2026 елда бер балл – 1 февральдән 147,78 сумга һәм 1 апрельдән 151,18 сумга кадәр торачак.
Исегезгә төшерәбез, картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен гомуми иминият стажын тупларга кирәк. Шуны аңларга кирәк: бу хезмәт стажы түгел, ә нәкъ менә иминият стажы, ягъни эш бирүче тарафыннан иминият взносларны күчерү вакыты. Финанс грамоталылыгы буенча проектлар авторы Максим Кваша аңлатканча, иминият пенсиясе теркәлгән түләүдән, пенсия коэффициентлары яки баллар бәясеннән, шулай ук аларның саныннан тора. Мәсәлән, пенсиянең теркәлгән өлеше бөтен кеше өчен дә бер төрле, ә менә баллар – шәхси. Ел дәвамында эшләп була торган иң күп баллар – 10. Әмма шул ук вакытта уртача хезмәт хакы югарырак булырга тиеш.
Социаль пенсия ни дәрәҗәдә артачак?
Социаль пенсияләрне ел саен 1 апрельдән арттыралар. 2024 елда өстәмә – 7,5 процент, 2025 елда – 9,5 процент, 2026 елда – 10,3 процент тәшкил итәчәк дип планлаштырылган. 2024 елда социаль пенсиянең уртача күләме якынча 13,5 мең сум тәшкил итәчәк. Иминият пенсиясенә караганда ике тапкырга диярлек кимрәк. Социаль пенсияләрне иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек стажы булмаган кешеләр ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар