16+

22 кеше ролл ашап агуланган

Бу хәл Тольятти шәһәрендә булган. 22 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар арасында өч бала һәм йөкле хатын-кыз бар.

Бу хәл Тольятти шәһәрендә булган. 22 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар арасында өч бала һәм йөкле хатын-кыз бар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Тольяттидагы идарәсе мәгълүматлары буенча, алар барысы да бер үк җирдән ашауга заказ биргән була.

11 кеше уртача авыр хәлдә хастаханәдә, калганнары амбулатор дәвалауда. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сыйфатсыз ризык әзерләгән компанияне тикшерә. Тикшерү комитеты һәм прокуратура да бу очракны үз контроленә алды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading