16+

24 сентябрьдә Корбан бәйрәме

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.

Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта нисаб күләмен билгеләделәр. Ул быел 17 мең сум булыр дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.Шулай ук бәйрәм намазын уку вакыты расланды. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы иртәнге сәгать 6да башлана. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading