16+

"25 сентябрьдә мобилизация башланачак...": Дәүләт Думасында ашыгыч белдерү ясадылар

Россиялеләр мобилизация турында чыккан имеш - мимешләр аркасында хафага төште.

Россиялеләр мобилизация турында чыккан имеш - мимешләр аркасында хафага төште.

Кайбер пабликлар һәм социаль челтәрләр, шулай ук матбугат чаралары хәтта аның датасын — 25 сентябрь дип атый. Янәсе, яңа мобилизация кампаниясе планы август аенда Иминлек Советы утырышында каралган. Предприятиеләр һәм компанияләр 11 сентябрьгә резервчылар исемлеген тапшырырга тиеш, дип тә хәбәр итүчеләр табылган.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, янәсе, РФ Саклану министрлыгы россиялеләргә 1,2 млн повестка язып бирергә планлаштыра, шуларның 450 меңе мобилизация буенча, калганнарын мәгълүматны төгәлләү өчен чакырачаклар.

Россия Оборона министрлыгы мондый хәбәрләрне кире кага, Кремльдә һәм Дәүләт Думасында икенче мобилизаци булмаячагы турында күп тапкырлар хәбәр ителде.

Дмитрий Медведев һәм Дәүләт Думасы депутаты, генерал Гурулев контрактчыларны җыю темплары үз ихтыяҗларын тәэмин итү өчен җитәрлек булуын кат-кат ассызыклады.

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев Россия хакимиятләренең бу мәсьәләдә башка юл белән баруны өстен күрүен билгеләп үтте. «Мобилизация турында имеш-мимешләр ни өчен? Халык борчылсын өчен. <...> Безнең алдыбызда план бар - контракт буенча якынча 420 мең хәрби хезмәткәрне ел ахырына кадәр җыярга тиешбез. <...> Анда хезмәт хакы һәм социаль гарантияләр шактый саллы», — дип аңлатты Гурулев.

Ул ассызыклаганча, мобилизация илнең сәнәгать комплексына басым ясый.

— Күпләп мобилизацияләү өчен кешеләргә корал, җиһазлар, кием, техника, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек таләп ителә.  Сәнәгать комплексы кирәк кадәр корал, җиһаз белән тәэмин итә алмагач, шулкадәр кешене мобилизацияләүнең файдасы бармы?- дип фикерләре белән уртаклашты депутат.

Белгечләр арасында да фикерләр шактый аерыла. Мәсәлән, Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев фикеренчә, алгы сызыкта 500 меңгә якын хәрби кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading