16+

25 яшьлек Казан кызын баласы белән бергә коллыктан коткарып калганнар

Улы янында булу ашату белән генә чикләнә, калган вакытта бала башка бүлмәдә булырга тиеш була, хәтта бала еласа да, аның янына килергә рөхсәт ителми.

Улы янында булу ашату белән генә чикләнә, калган вакытта бала башка бүлмәдә булырга тиеш була, хәтта бала еласа да, аның янына килергә рөхсәт ителми.

Кыз үзе Казанда туган, әмма Түбән Новгородта яшәгән. 25 яшьлек яшь әни дүрт айлык баласы белән туганнарсыз һәм тораксыз калган. Ул хәйрия фонды турындагы белдерүне күреп ала, анда теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәргә, шул исәптән бәйлелектән коткарырга, торак белән тәэмин итәргә вәгъдә ителгән була. Кызны баласы белән бергә Рязаньга шәхси йортка алып киләләр. Кимендә бер ай яшәргә мөмкин булуын әйтәләр. 
Кыз ашарга әзерләргә һәм өйдә җыештырырга тиеш була. Аның сүзләренчә, ир-атларга өйдән заявкалар буенча эшкә чыгарга рөхсәт ителгән (электрик, сантехник һ. б.), эш өчен акчаны алар оешма җитәкчесенә биргән. Ирләрнең документларын алганнар.
Улы янында булу ашату белән генә чикләнә, калган вакытта бала башка бүлмәдә булырга тиеш була, хәтта бала еласа да, аның янына килергә рөхсәт ителми. Үзләрен җибәрүләрен сорагач, кызга, фондтан китсәң, бала белән исән кала алмаячаксың, диләр. Җитәкчеләрнең бу хәлдән чыгуның башка юлын тәкъдим итә - кыз аның һәм тагын өч ир-ат белән җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш була, шуннан соң гына фондтан китү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Соңрак кызның баласы авырып китә һәм аларны хастаханәгә салалар. Шунда яшь әни «Альтернатива» хәрәкәте турында белеп ала да, булышуларын сорый. Аны, фонд вәкилләре килгәнче,
баласы белән бергә хастаханәдән  алып китәләр.
Хәзерге вакытта ул улы белән бергә приютта яши. Зыян күрүче полициягә гариза язудан баш тарткан, чөнки "кол биләүчеләрне" җаваплылыкка җәлеп итәчәкләренә ышанмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading