Республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Яңа ел каникулларында республикада алкогольле продукция сатуны чикләүгә кагылышлы канун проекты турында фикер алышу булды, дип яза «Кызыл таң».
Документ Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан эшләнгән. 1 һәм 2 гыйнвар – бәйрәм көннәре, без аларны берни белән дә чикләмибез. 3 гыйнвар – тәнәфес: республикада алкоголь сатылмый. 4, 5 һәм 6 гыйнварда ул – 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, ягъни көннең беренче яртысында гына сатыла. 7 һәм 8 гыйнварда барысы да гадәти режимда, дип хәбәр иткән республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. Узган елгы анализ күрсәткәнчә, янгыннар, исерекләр башкарган җинаятьләр 4-5 гыйнварда була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар