16+

30 августта 30 балага 30 велосипед бүләк ителә

Һәр гаиләдә велосипед бар. Ләкин балалар үскәч ике тәгәрмәчле дус, сарайга-гаражга яки балконга чыгарып куелып, «кирәкмәс әйбер»гә әверелә.

Һәр гаиләдә велосипед бар. Ләкин балалар үскәч ике тәгәрмәчле дус, сарайга-гаражга яки балконга чыгарып куелып, «кирәкмәс әйбер»гә әверелә.

Андый велосипедларыгызны һич кенә дә чүплеккә ыргытырга ашыкмагыз. Шушы транспорт чарасына икенче гомер бирергә, гамәл дәфтәрегездәге саваплы эшләр исемлеген тулыландырырга була.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан, 30 августта Казанның Горки-Әмәт урман-паркында да бәйрәм чаралары үткәрелә.

– Программа кысаларында аз керемле гаиләләрдән 30 балага велосипед бүләк ителә. Бу эш хәйриячеләр ярдәмендә башкарыла. 30 велосипед 30 августны гәүдәләндерә, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкаручы, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

«30 августта – 30 велосипед» шигаренә 30+5 яки 30+10 һәм тагын да зуррак саннарны өстәргә мөмкин.
– Кешеләр үзләренең искерә төшкән велосипедларын чүплеккә чыгарып ташламасыннар иде. «Игелекле Казан» («Добрая Казань») программасына тапшырырга була искергән, ватылган велосипедларны. Ул велосипедлар, төзекләндерелеп-яңартылып, аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүләк ителәчәк, – диде Азат Абзалов.
Мөрәҗәгать итү өчен: dobro@kzn.ru һәм телефон 8 (843) 274-04-51.

Рәдиф Карагай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур башлангыч!

    Мөһим

    loading