Татарстан халкының 33,7 проценты коронавируска каршы вакцина кадаткан.
"Ковидка каршы коллектив иммунитет булдыру өчен республика халкының 52 процентына вакцина кадатырга кирәк", - дип белдерде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Мәсәлән, колледжлар һәм техникумнар хезмәткәрләренең 77,5 проценты прививка ясаган, мәктәп һәм балалар бакчаларының педагогик составы арасында бу сан 58% тәшкил итсә, вуз хезмәткәрләренең - 54 проценты прививка ясаткан. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, бүгенге көндә COVID-19 га каршы беренче прививканы 983 398 кеше кадаткан. 826 412 кеше тулысынча прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар