Татарстанда ел башыннан бирле коронавирусның яңа мутациясе "Омикрон" штаммы 37 кешедә ачыкланган, шуларның 27се республикадан беркая да чыкмаган.
— Әлеге инфекцияне йоктырган татарстанлылар буенча, омикрон-штаммы йоктырган 37 кешенең 5се генә чит илгә барган. Тагын бишесе Россия шәһәрләренә чыккан, калганнары исә элемтә аша йоктырган,- дип сөйләде журналистларга Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, - Омикрон-штаммы йоктырган 31 кешедә әлеге авыру ОРВИ формасында уза, 6сында симптомнарсыз үтә. 1 гыйнвардан башлап “Дельта” штаммы Татарстанда яшәүче 39 кешедә ачыкланган. "Дельта" бездән беркая да китмәде һәм элеккечә ачыкланып тора.
Дельта-штаммы йоктыручылар арасында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуының 12 очрагы теркәлгән, 25 кешедә авыру ОРВИ формасында уза һәм икесендә генә - симптомнарсыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар