«Осталар шәһәре» проекты кысаларында төрле мастер-класслар, халык һөнәрчелеген чагылдырган кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән ярминкә дә узачак. Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда республиканың Конституциясенә кагылышлы документлар, фото, видеоматериаллар белән танышырга мөмкин булачак.
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Безнең йорт – Татарстан» дип исемләнгән республика этнокультура фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Сәхнәдә фестивальнең сайлап алу турыннан узган җиңүчеләр чыгыш ясаячак.
Казанның Совет районында Тынычлык урамындагы скверда «Минем туган ягым – язмышым» дип исемләнгән тамаша булачак. Анда Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты артистлары чыгыш ясаячак. 6+
Комментарийлар