50 ел эчендә Татарстан картасыннан 3 меңгә якын күл һәм елга юкка чыккан. Бу турыда туры эфирда республиканың Экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриков хәбәр итте.
Ярты гасыр элек Татарстанда 36 меңнән артык сулык булган, дип өстәде ул. Шадриков су объектларының юкка чыгуының төп сәбәбен антропоген йогынтысы дип атады.
Комментарийлар