16+

53 атны атып үтергәннәр

Алтай краенда билгесез кешеләр иректә йөргән атлар һәм колыннар көтүен атып үтергән.

Алтай краенда билгесез кешеләр иректә йөргән атлар һәм колыннар көтүен атып үтергән.

53 үтерелгән хайванны җирле халык Солоновка һәм Камышенка авыллары арасында тапкан. Атлар хуҗасы сөйләгәнчә, бу урында барлыгы 68 бахбай утлап йөргән, шуларның 15е исән калган. Үлгән атларның калак сөяге яралары теркәлгән - аларның йөрәкләренә төзәгәннәр. Зыян якынча 5 млн сум тәшкил иткән.

Атлар хуҗасы сүзләренә караганда, мондый хәл беренче тапкыр гына түгел. Ул инде полициягә мөрәҗәгать иткән һәм хокук сакчыларыннан "үтерүчеләрне теләсә нинди ысуллар белән табуын" сораган. Ир-ат үзе исә Алексеевк бистәсендә яшәүче кеше хайваннарны үтергән дип шикләнә, аның белән элек атлар утлап йөргән җирләр аркасында низаг булган. Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгаткан, ул Алтай крае буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы контролендә. Эшне тикшерүгә шулай ук прокуратура да кушылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading