Хатын үзендә җитди авыру барлыгын сизми дә калган, өч айдан соң аның күкрәге футбол тубы зурлыгына әверелгән.
Чаллыда 53 яшьлек пациентка 10 килограммлы шешне алу буенча операция үткән. Бу хакта Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Яңа ел алдыннан Түбән Камада яшәүче хатын-кыз уң күкрәгендә шеш үсүен сизгән, ләкин моңа игътибар итмәгән. Өч айдан соң аның күкрәге футбол тубы зурлыгында булган.
Пациентканы Чаллы онкология үзәгенә җибәргәннәр. 16 март көнне хатын-кызның уң яктагы күкрәген ампутацияләгәннәр. Операция уңышлы узган. Бер тәүлектән соң пациентка аңына килгән.
Гистологик тикшеренү шешнең яман булмавын күрсәткән. Әлеге күзәнәкләрнең үсү һәм бүленү процессларының бозылуы аркасында барлыкка килгән.
Фото: https://tatarstan24.tv/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар